«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Габдулла Кариев театры нәрсә укый?
Новости
Лайфстайл

Габдулла Кариев театры нәрсә укый?

Казанның яшь һәм перспективалы театрында эшләүчеләрнең барысы да диярлек (ә алар күбесенчә яшьләр) китап укырга бик ярата.

Бу юлы без Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры хезмәткәрләреннән ниләр укулары турында сораштык.

Алсу Шакирова, Татарстан Республикасының атказанган артисты:

Менә әле генә Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» әсәрен укып бетердем. Татарча укыйсым килә дип махсус сатып алдым. Һәм бер дә үкенмим. Спойлерларсыз гына ничек язарга икән? Әсәрдә хәзерге заман белән Бөек Ватан сугышы вакыйгалары үрелеп бара. Сюжеты кызыклы, мавыктыргыч. Беренче битләрдән үк автор артыннан ияреп, геройларның тормышларын «ни булыр икән инде» дип күзәттем. Миңа бик ошады. Хәтта шигырь язарга илһамландырды.

Зөлфәт Хәким «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?», 16+ Зөлфәт Хәким – танылган җырчы, прозаик, драматург, Татарстанның халык язучысы һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романы шактый яхшы кайтаваз җыйган китап. Ул сугыш-тынычлык, явызлык-яхшылык кебек гомумкешелек проблемаларын күтәрә. Сугыш шартларында егет белән кыз арасында туган мәхәббәтнең гомер буе сүрелмәве, ике йөрәк арасында еллар да, чакрымнар да җиңә алмаслык бөек хиснең саклануы тасвирлана. Бу әсәрне бер мизгелдә яралып, бөтен гомергә җитә торган олы мәхәббәт турында дияргә дә була.

Алсу Габдуллина, әдәби-драматургия бүлеге мөдире:

Бүгенге көндә мин Анна Марчукның «Хитрый, как лис, ловкий, как тигр» китабын укыйм. Бу китап борынгы Кытай иленең хәрби трактатына яңача караш. Биредә төрле катлаулы шартлардан чыгу юлларын табарга ярдәм итә торган 36 стратагема төрле тарихи мисаллар ярдәмендә тасвирлана. Стратагема ул – билгеле бер мәсьәләне хәл итүдә кулланыла торган эш һәм гамәлләр кагыйдәсе. Мин кешеләр белән аралашу, психология темаларына багышланган китаплар укырга яратам. Бәлки шуңадыр, бу китап миңа социаль челтәрдә тәкъдимнәр исемлегендә килеп чыкты.

Анна Марчук «Хитрый, как лис, ловкий, как тигр», 16+ Үзеңә кирәкле кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр төзи алмый аптырасаң, бу китапны инструкция итеп кулланырга була. Китапның авторы безнең замандашыбыз – Анна Марчук аралашу һәм теләсә нинди катлаулы ситуациядән чыгу юлы өчен үзенә күрә бер алгоритм булдырган. Әлеге китапның нигезендә борынгы Кытай хәрби трактатлары һәм борынгы фәлсәфи-сугыш алымнары дәреслеге ята. Китапның аудио вариантын автор үзе укый.

Гөлүсә Гыйбадуллина, актриса:

Хәзерге вакытта Габриэль Маркесның «Сто лет одиночества» романын укыйм! Минем өчен бу автор – үзенчәлекле, текә, аның язу стиле башкаларныкына охшамаган! Бу романда сюжет сызыклары бик күп һәм мавыктыргыч. Монда Буэндия нәселеннән чыккан 15 тән артык кешенең тормышлары тасвирлана. Исемнәр дә кабатлана, бераз буталчыклык та килеп чыгарга мөмкин. Башыннан ук игътибарны җәлеп итә, уйландыра!

Габриэль Маркес «Сто лет одиночества», 12+ ХХ гасырның иң бөек китапларының берсе булып санала. Әсәрне «җиңел» дип атап булмый, андагы персонажлар күплеге дә, авторың теле дә шактый катлаулы. Әсәрдә Буэндиа нәселенең берничә буыны тарихы сөйләнелә – ил тарихы, аерым кеше тормышы трагедиясе дә ачыла. Роман 1967 елда язылган. Әсәрнең татар теленә тәрҗемәсе бар. Аны Кыям Миңлебаев тәрҗемә иткән.

Айрат Шамс, актёр, шагыйрь:

Джордж Оруэллның 1948 елда язылган «1984» романын укыйм. Озак еллар безнең илдә тыелган бу әсәр хәзер һәр кибет киштәсендә бар. Бу китапны уку теләге 3 курста укыганда ук булды, китабы да алынды, әмма, укылмады.  Ике ел үткәч, вакыты җитте менә. Бу әсәрдә иң ошаганы – ниндидер серлелек. Мәхәббәт линиясенең нинди кызыклы булуын әйтәсе дә юк. Бу роман әлегә минем «пьедестал»да беренче урында тора. Балигъ булган иптәшләргә тәкъдим итәм! Мәктәптәге Еники, Тургеневлардан соң, мондый әдәбиятка тотыну, миңа калса, шәп тәҗрибә булачак!

Джордж Оруэлл «1948», 18+ Джордж Оруэлл – Бөекбритания язучысы. Без аны иң танылган антиутопияләр язучысы буларак беләбез. «1984» – аның иң танылган әсәре. Шушы әсәр аркасында халык телендә яңа тел мемы барлыкка килә, шулай бүген тоталитар режимнарны һәм кискен вазгыятьне «Оруэллча вазгыять» дип әйтү телгә керә. Әсәр Советлар Союзында тыелган була. Аның беренче атамасы – «Последний человек в Европе».

Эльдар Гатауллин, актёр, режиссёр:

Китапны онлайн форматта укыйм, алай арзанрак та, уңайлырак та. Ул китап театр һәм спектакльләр кую турында. Театр сәнгате белән кызыксынган кешеләр, бу юнәлештә укырга керергә теләүчеләр өчен кызыклы һәм файдалы булыр. Төрле нечкәлекләрен яхшылап аңлатып язганнар, әмма барыбер уку вакытында кайбер терминнарны интернеттан эзләп табып карарга туры килә.

Питер Брук «Пустое пространство», 16+ Питер Брук – XX гасыр режиссура сәнгатенең иң әһәмиятле, танылган шәхесләренең берсе. Китабын ул 1968 елда яза, ул вакытта Европа үзенә күрә мәдәни кризис кичерә, бу үзгәрешләр чоры була. Авторның тәҗрибәсе шик калдырмый, ул илледән артык спектакль куйган һәм уннан артык фильм төшергән. Аның «Пустое пространство» китабы театр сәнгатендәге шаблоннар, булган фальштан арынып, яңа төрле формат эзләү процессыннан барлыкка килә.

Илнур Гайниев, театр директоры:

Бүгенге көндә Роберт Чалдининың «Психология влияния» китабын укыйм. Минемчә, җитәкче вазифасын башкаручы кеше яхшы психолог булырга тиеш – бәлки, бу аспект эшнең төп нечкәлегедер дә әле. Һәрбер кешенең күзаллавын, үзенчәлекләрен белеп эшләргә кирәк дип саныйм. Шуңа күрә хәзер күбрәк психология, кешеләр белән аралашу турындагы китаплар укырга тырышам. Күп очракта мондый китапларда фикерләр кабатлана. Хәзер укыганы миңа ошый.

Роберт Чалдини «Психология влияния», 16+ Роберт Чалдини – психолог һәм психологияне популярлаштыручы. Аның хезмәтләре фәнни эзләнүләргә таянган булса да, бөтен кешегә дә аңлаешлы итеп язылган. Китабында автор психологиянең үз теләкләреңә ирешергә ярдәм итүен, һәр идеяңне 6 гади адым белән әңгәмәдәшеңә ничек итеп «сатып» булуы турында яза. Язучы фикеренчә, китап сәясәтчеләргә, җитәкчеләргә, реклама белән шөгыльләнүчеләргә файдалы булачак. Автор 6 психологик алым һәм 16 аралашу тактикасы тәкъдим итә. Имеш, аларны өйрәнгән теләсә кем продуктив аралашу остасына әйләнә. Китап бик популяр – аның 30 дан артык телгә тәрҗемәсе бар.
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое