Бүгенге көн яшьләре әз укый, диләр, дөрес түгел ул – алар электрон китап укый, аудиокитаплар тыңлый һәм буккросинг белән шөгыльләнә.
Китап сатып алып аны киштәгә кую урынына, китап сөючеләр китапханәләрне «штурмовать итә». Моңа шәп үрнәк – шәһәрнең бөтен яшьләрен тартып торган Милли китапханә. Без моны матур күренеш дип саныйбыз һәм китапханәләргә йөрүнең матур гадәткә әйләнүен телибез.
Татарстанда 1500 дән артык дәүләт китапханәсе бар. Аларның һәммәсендә ниндидер үзенчәлек табарга була. Бу сәхифә эзләнүче укучыларыбыз өчен! Татарстанның кызыклы китапханәләренә бергә күзәтү ясарбыз.
Беренче язманы Татар китабы йортыннан башларга булдык. Аны классик китапханә дип атап булмый, әмма ул иҗади яшьләрен үзенә тартып торган бик кызыклы урын.
Музей бинасы – ике катлы таш йорт, ул XIX гасырда төзелә. Архитектурасын барокко стилендә дип атарга була. 1928 елдан икенче катта урнашкан өч бүлмәле фатирда Шәриф Камал яши. Соңрак әлеге йортны музейга әйләндерү карары кабул ителә.
Шулай Островский урамындагы 15 нче йортта музей эшли башлый, аның рәсми атамасы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры. Халык телендә аны «Китап йорты» дип йөртәләр, бу юкка түгел, чөнки музей китапханәсендә 7 меңнән артык китап саклана. Китапханә тулысынча бүләк ителгән китаплардан җыелган.
Биредә китапларны өйгә алып китеп булмый, әмма өйдән алып килеп була! Бүген дә музейның китапханәсе танылган кешеләрнең куллары куелган, тәрҗемәдәге һәм сирәк очрый торган китапларны кабул итә.
КИТАП ЙОРТЫНДАГЫ ИҢ КЫЗЫКЛЫ КИТАПЛАРНЫҢ БЕРНИЧӘСЕ:
ТАТАРЧА «ФАУСТ»
Гёте әсәренең татарчага тәрҗемәсе бар. Аны Мәхмүд Максуд әзерләгән. Музейдагы нөсхәне тәрҗемәче үзенең дусты һәм остазы Кави Нәҗмигә автограф белән бүләк иткән. Китап Кави Нәҗми китапханәсенә карый, шуңа күрә аны махсус чаралар вакытында ачып күрсәтәләр.
ШӘРИФ КАМАЛГА БҮЛӘК ИТЕЛГӘН КИТАПЛАР
Алар арасында язучы Сәхаб Урайскийның Шәриф Камалга язып бүләк итеп биргән «Давыллар аша» китабы бар. Гомумән, бу йортка 1930 елларда килгән яшь әдипләр легендар язучыга үз китапларын бүләк иткәннәр. Ә Урайский китапка «Вакытың булганда танышып чыгуыңны сорыйм» дип тә язган. Бәлки, Шәриф абый аннары авторга киңәшләрен дә биргәндер.
«ТАРИХ МЕТОДОЛОГИЯСЕ» КИТАБЫ
Төркиядә эмиграциядә яшәгән тарихчы галим Әхмәтзәки Вәлидинең «Tarihte usul» китабының дүртенче басмасы. Ул филолог Рифкать Әхмәтьяновның музейга бүләк ителгән китапханәсенә керә. Атаклы җәмәгать эшлеклесе Вәлидинең Төркиядә иҗат ителгән китабы, аны 90 елларда Истанбулда Әхмәтьянов сатып алган, укыган, китапка сызгалаган, үз фикерләрен калдырган. Укыганда, галим белән аралашкан кебек тәэсир туа.
«ҖЕПКӘ ТЕЗЕЛГӘН ЭНҖЕЛӘР» КИТАБЫ
Гади китап түгел, ә пыяла эчендәге экспонат. XIII гасырда яшәгән Йәмән галименең XIX гасырда күчереп язылган китабы. Йорт китапханәсендәге иң «тылсымлы» китап бу. Анда Коръән аятьләре ярдәмендә дәвалау, амулетлар ясау һәм аларны куллану тәртибе тасвирланган. Шундый амулетларның берсен витринада күрергә була.
ИҖАТ ХАЛКЫНЫҢ КҮРЕШҮ УРЫНЫ
Сирәк китаплар – музей экспонатлары, аларны алып кайтып китү яки ирекле куллану мөмкинлеге юк, шулай да музей китапханәсендә кайбер киштәләр укучылар өчен ачык. Монда яңа чыккан китаплар сирәк очрый, әмма күптән басмадан чыгып инде сатуда булмаган экземплярларны алып укырга була.
Йортка еш кына яшь иҗатчылар килә. Музейга килгән бәхетле мосафирларга шагыйрә Луиза Янсуар, композитор Миләүшә Хәйруллина, драматург Айдар Әхмәдиев, музыкант һәм шагыйрь Ильяс Фәрхуллин, башка музыкант, язучы һәм рәссамнарны очрату «куркынычы» яный.
МУЗЕЙДА ДАИМИ УЗА ТОРГАН КИЧӘЛӘР ДӘ БАР, МИСАЛ ӨЧЕН:
«Китап җыены» – ике атнага бер җыела торган татарча китап клубы. Бергәләп китап укыйлар, аралашалар, уеннар уйныйлар, экскурсияләргә чыгалар, гомумән, комьюнити булып яшиләр.
«Китап юлы» экскурсиясе – Казанда татар китабы тарихы белән бәйле экскурсия маршруты. Китап язылган, басылган һәм сатылган урыннарны күрсәтәләр. Башы, әлбәттә, Татар китабы йорты китапханәсендә.
«Татар сөйләм клубы» – шәһәр кысаларында туган телгә сусаганнар өчен дә, бераз телне шомартырга теләүчеләр өчен дә ярый.
«Татар теле дәресләре» – телне башлап өйрәнүчеләр өчен. «Квест-экскурсия» – уен аша күбрәк белергә теләүчеләр өчен.
«Иске имля белән яңалиф» түгәрәге – гарәп графикасын укырга өйрәнүчеләр өчен.
Фотолар: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев