«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

«Идел» кавыштырган парлар: Илфат + Лилия

Танышу тарихы:

Лилия: Мин 2017 елда «Вконтакте» социаль челтәрендә Илфатның шәхси битенә тап булдым. Ошаттым. Уртак танышыбыз ярдәме белән без каһвәханәдә «очраклы» рәвештә генә таныштык. Әлбәттә, булачак ирем очрашуның махсус оештырылганлыгын белми иде. Безнең аралар өзелде, «минем кешем түгелдер» дигән фикергә килдем. Үземнең тормышым белән яшәүне дәвам иттем.

Менә ни хикмәт! 2023 елның апрель аенда Сабага «Идел» журналының «Мин авылда калам» тапшыруын төшерергә кайттым. Чыгарылыш герое – Илфат. Ул мине күптәнге танышы итеп каршы алды. Әле саубуллашканда «Казанга килгәч, мин сине каһвә эчәргә дәшәрмен», – диде. Мин аның бу сүзләренә алай игътибар да итмәдем. Май ахыры. Мине Илфат каһвәханәгә чакырды. Онытмаган! Сүзендә торды.

Беренче тәэсир

Лилия: Танылган Вакказовлар гаиләсеннән бит бу егет! Миңа карамас инде дип куйдым. 2023 нче елда Илфат нинди тырыш, эшчән егет икән дигән тәэсир калдырды. 

Илфат: Лилияне үзенең янына китерми торган «йолдыз» дип уйладым. Еллар узгач, Лилия тапшыру төшерергә кайткач, мин аның чибәрлегенә, тырышлыгына сокландым.

Беренче адым

Лилия: Илфат беренче адымны үзе ясады. Каһвәханәдәге очрашуда мине ошатканын әйтте.

Яраткан сыйфатлар

Лилия: Илфат – ачуы тиз басыла торган кеше: әйткәләшеп алганнан соң ул еш кына үзе гафу үтенә, кочаклап ала. Ирем өчен бу тормышта проблема юк. Берәр нәрсәне ялгыш ватсам: «Борчылма, аны бит яңаны алып була», – гына ди. Ул әле бик туган җанлы: якыннарын бер бәйрәм белән дә котламыйча калмый. Мине дә шундый булырга өйрәтә, туганнарыңа кайтыйк, чәчәкләр җибәрик ди. Бик ошый бу сыйфатлары.

Илфат: Лилиянең чибәр, пөхтә булуы ошый. Өстәвенә ашарга да пешерергә ярата. Тәмле итеп, йөрәк җылысын салып.

Беренче күрешү

Лилия: Беренче очрашу, мөгаен, бергә баскетболга барудыр. Кире юлда ул мине машинасының руленә утыртты. Бу Илфатның миңа ышана башлавын аңлата иде. Шуннан очраша башладык.

Тәкъдим ясау

Лилия: Өч ай очрашканнан соң, Илфат миңа тәкъдим ясады. Бу турыда без еш сөйләшә идек, мин аңа өйләнешү синнән тора дип килдем. Мин үземнең кияүгә чыгасым килгәнен конкрет әйтеп куйдым: безнең яшь озак очрашып йөри торганнардан түгел. Бер чара: йә өйләнешәбез, йә аралар өзелә. Мин аның гаилә корырга әзер икәнен белә идем, әмма болай тиз тәкъдим ясавын көтмәгән дә идем.

Берьюлы Илфатның дуслары белән очрашырга җыендык. Мин бизәнмәгән, толстовкадан. Машинага чыгып утыруыбыз булды – кара автобус килеп туктады (аның дуслары булып чыкты). Куркып калдым. Илфат машина ишеген ача – кулында чәчәкләр һәм балдак. Мин ризалаштым.

Талашасызмы?

Лилия: Талашабыз дип әйтмәс идем мин: әйткәләшеп алабыз. Бу – бер-беребезгә ияләшү моменты. Сүзгә килгәннән соң күп очракта Илфат беренче адымны ясый. Үземдә төгәл гаеп булса, әлбәттә, мин беренче гафу үтенәм.

Телефонда:

«Ирем»

«Матурым»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое