(окрлы һәм бераз эгоцентрик анализ)
Дэвид Линчка булган чиксез соклануым һәм мәхәббәтем билгесе итеп. Тыныч йокла, яраткан бабаебыз.
Мине һәм минем тормышымны ике кисәккә бүлгән бу фильмны нинди генә яктан чагылдырып анализлыйм икән дип озак уйладым. Ул чыннан да чиксез кырлы, үз-үзен кабатлый, әмма беркайчан да бер үк төрле «яңгырамый» торган калейдоскопны хәтерләтә. Әйдәгез, бергә аның эченә чумып карыйк.
Фильмның сюжетын сөйләүдән һәм анализлауда зур мәгънә булмас, чөнки ул бернигә дә йогынты ясамый диярлек. Миңа калса, МД – спойлерлар ясап булмый торган бердәнбер фильм. Аны аң төпкелендә яткан образлардан торган төш дип атарга була. Әйтерсең, тамашачы фильмга түгел, ә фильм тамашачыга туры карый, аның эчендәге фобияләрен, үзе дә белмәгән уй-фикерләрен өскә калкыта, аның шәүләдә качып яткан караңгы ягын фаш итә, шәрәләндерә.
Фильм башында без күп парларның джиттербаг (англ. jitter — дерелдәү, bug — неврастеник, паникёр) биегәнен күзәтәбез. Беренче карашка күңелле, рәхәт күренеш, әмма игътибар беләнрәк караганда парларның һәрберсе үз көенә, бер-берсен күрмичә, төрлечә биегәннәрен күрәбез. Өстәвенә, бу сәхнәгә тагын да күбрәк шом өстәп, арткы планда аларның шәүләләре «бии». Биюнең исеме дә безгә уен-көлкенең төбендә истерик невроз барлыгын әйтергә тели кебек.
Фильм башлана. Без йокыга талабыз, кемнеңдер төшен күзәтә башлыйбыз.
ҖИТМӘГӘН ПАЗЛ КИСӘГЕ
Төп героиняларның берсе – Ританы Малхолланд Драйв урамы буенча ике ир-ат машинада алып бара. Машина кинәт туктый һәм йөртүчеләрнең берсе Ритага пистолет төби. Әмма шулчак юлда коточкыч зур тизлектә чабып килә торган ике машина күренә. Аларның берсе юл читендәге машинага килеп бәрелә, ә икенчесе, берни булмагандай, юлын дәвам итә, анда баручылар көлә, кычкыра, күңел ача бирә. Зур шартлау, ә исән калучылардан – пулядан үләргә тиеш булган Рита гына. Ул ватык курчакны хәтерләтә: күзләре буш, хәрәкәтләре авыр. Кыз юл чатына басып төнге Лос-Анджелесның җемелдәгән йөзенә карый. Бер яктан шәһәр аны ымсындырса, икенче яктан кызның күңелен курку били, шәһәр безгә җансыз, хиссез кебек күренә.
Линчның Лос-Анджелеска булган мөнәсәбәте дә ике кырлы: монда матур, җитеш тормыш, монда уңыш казаныр өчен чиксез мөмкинлекләр бар, әмма хыялларның чынга ашу бәясен шәһәр һәркемнең колагына пышылдап кына әйткәнен һәм ул бәянең күп очракта артык югары икәнен белә ул.
...тиздән һәлакәт урынында ике полиция хезмәткәре пәйда була. Аларның фаразлавы буенча, машина эчендә ике кыз булырга тиеш булган, әмма берсе каядыр югалган...
«Дөнья түгәрәк дияргә бер генә пазл җитми монда!» дигән моментлар күп бу фильмда. Югалган кыз белән дә шул ук хәл. Кем ул? Ник югалган? Нәрсә булган? Бу шомлы югалту хисе тамашачыны финалга кадәр озатачак.
ҮЗ КҮЗЛӘРЕҢӘ ЫШАНМА
...Фаҗигадән соң төп героиня ниндидер йорт янында посып, йокыга тала. Тамашачы өчен бу инде икенче «йокыга китү». Бу йорт икенче героиня – Беттиның апасыныкы. Аның исеме – Рут (Ruth), һәм бу детальдә дә игътибарлы күзәтүче өчен шифр яшерелгән. Рут сеңлесенә язу калдыра. Азакта – аның имзасы – aunt Ruth, ә бу сүзтезмә үз чиратында «untruth» – «ялган», «дөрес түгел» дип тә яңгырый. Тамашачы тагын күргәненең төшме, өнме икәнен тәгаен аңлый алмый. Популяр актриса булу хыялы белән Лос-Анджелеска килгән Бетти да апасының йортын «dream place» – «хыял йорты», «хыялларда йөрткән урын» дип атый, ә инглиз теленнән «dream» сүзе «хыял» дан кала «төш» дип тә тәрҗемә ителә.
ӘЛЛИ-БӘЛЛИ ИТӘР БУ…
Кафе эчендә ике ир-ат арасындагы диалог та төш турында. «Малхолланд Драйв» – тоташ төш-фильм дисәк тә ялгыш булмас, әмма беркем дә кемнең төшен караганын тәгаен генә әйтә алмас. Без бу өлештә (һәм, гомумән, фильм буе да) куркыныч монстрлар, җинаятьчеләр, хәтта канлы сәхнә дә күрмибез. Ә ни өчен без үзебезне шулай киеренке хис итәбез? Монысы да шул ук «төш эффекты», минемчә. Куркыныч, дискомфортлы төшләрдән еш җәфаланган кеше буларак, мин бу фильмда да күп кенә параллельләр таба алам: аларда үзгәртеп булмау тойгысы, калган персонажларның битарафлыгы, томан; әйтерсең, син бөтен нәрсәне читтән карап кына тора аласың, катнаша да, калганнарны «уята» да алмыйсың. Джастин Теру фильмда Адам Кэшер исемле режиссерны уйный, әмма бу аңа бернинди өстенлек бирми, ул барыбер сүзен әйтә дә, үзе сайлый да алмый: актерларны аның өчен инде алдан сайлап куйганнар. Аңа бары тик «It’s no longer your film» («бу моннан ары синең фильмың түгел») гына диләр.
Төшләрдә аң йокыга тала һәм аның астында басылып яткан уйлар хакимлек итә башлый. Ә иң кызыгы шунда: төш тә, аң да, аның төпкеле дә синеке, әмма алар сиңа буйсынып та карамыйлар! Ихтыярсыздан язмышка, аннан да куркынычы – язмыштан узмыш юкка ышанып куярга мөмкин! (Шаяртам).
УЯНУ НӘРСӘСЕ БЕЛӘН ХӘТӘР?
Төштән, йокыдан уянуны без гадәттә иртән торып эшкә китәр өчен кылынган гамәл дип кабул итсәк, фильмдагы «уяну» тамашачыга күпкә катлаулырак һәм җитдирәк нәрсәләр сөйләргә мөмкин.
Бетти – бик хыялый, бераз куркак, ачык зәңгәр күзле, алсу төстәге киемнәр ярата торган аксыл чәчле яшь кыз. Рита – аннан өлкәнрәк, фырт киенгән, караңгы кызыл иннек сөрткән чем кара чәчле хатын-кыз. Бетти белми, ул хозур, ул буш, чиста; Рита – белүче, ул – караңгылык, яра, китеклек. Алар – бер аңның ике поляр яклары, әмма алар берсе дә үзләренең кем икәннәрен аңламый. Миндә сорау туа: ә аңлагач, нәрсә булачак, аңышмау горизонты артында нәрсә яшеренгән? Винкис кафесы янындагы бина артында безне кем көтә һәм нигә без аның белән очрашудан куркабыз, әмма безгә аннан куркуны җиңмичә яшәп тә булмас кебек?
Бу уяну, бу аңлау минем өчен үзенә күрә бер инициация, чөнки безнең очрашырга иң курыккан җанвар ул – без үзебездер.
Бетти һәм Рита, ак һәм кара, яктылык һәм караңгылык, хыял һәм өметсезлек, тагын әллә ничаклы капма-каршылыклар бер Аң эчендә уяну юлын эзли.
Фильм буена без күп кенә кыска төшләр күзәтәбез, ә аларның һәрберсендә – икелелек, инь һәм янь; әмма бу төкәнмәс вариантлар гына, ә иң төп Төш Күрүче кем соң? Бу фракталның башы кайда? Бәлки Ул чыннан да бардыр һәм чыннан да бердер? Бәлки син дә кемнеңдер төшенә керәсең һәм синең яныңдагылар да бары тик син уйлап чыгарган төш кенәдер?..
Рузалия Шакирова
Нет комментариев