Күптән түгел мин Парижга мода атналыгына барып кайттым.
Бу сәяхәт миндә зур тәэсир калдырды: шәһәр үзе дә, мода дөньясының шушы күркәм вакыйгасы да.
Париж – Франция башкаласы гына түгел, зәвык һәм нәфислек белән сугарылган аерым бер галәм кебек. Биредә мода – һәр үтеп баручыда, архитектурада, рәхәт мохитле кафеларда, хәтта урамда үтеп баручыларның хушбуй исләрендә дә.
Минем максатым күргәзмәләр һәм «сәхнә артын» гына күрү түгел, ә шәһәр рухын тою, парижлыларны күзәтеп, аларның тормыш рәвеше, гадәтләре һәм көнкүреш белән моданы никадәр җиңел һәм табигый бәйләүләрен аңларга теләү иде. Шушы сәяхәттән минем күңелемдә уелып калган 5 күренешне аерып әйтәсем килә.
ПАРИЖДА МИНЕ СОКЛАНДЫРГАН 5 ФАКТ
1. Париж атмосферасы
Бу шәһәр үз ритмында яши. Парижлылар эшкә ашыкмыйча, круассан белән иртәнге каһвәләрен эчә-эчә бара, кичләрен исә кафеларда озаклап сөйләшәләр. Монда вакытны ашыктырмыйча, мизгелнең тәмен тоеп яши беләләр.
2. Таң калдыра торган архитектура
Әлбәттә, үзенең мәһабәтлелеге белән җәлеп итүче Эйфель манарасын искә алмау мөмкин түгел. Ләкин миңа шәһәрнең башка урыннары да ошады: мәсәлән, Латин кварталының тар тыкрыклары, мәһабәт биналарның фасадлары, Сена елгасы аша сузылган борынгы күперләр искиткеч.
3. Кафелардагы француз зәвыгы
Биредә һәр кечкенә кафе – үзе бер тарих. Мәрмәр өстәлләр, нәфис утыргычлар, классик киемдәге официантлар – барысы да француз стилендә. Монда ашарга гына түгел, ә мизгелнең ләззәтен тоярга киләсең.
4. Үзенчәлекле кибетләр һәм үткән заман атмосферасы
Мине иң сокландырганы – легендар Buly парфюмерия һәм косметика кибете булды. Биредәге исләр, флаконнар һәм эчке күренеш бөтенләй башка дәверне хәтерләтә, француз хушбуй сәнгате традицияләрен искә төшерә. 5. Бишенче округ – көнчыгыш рухлы зыялылар районы Мин Парижның Бишенче округында, башкаланың йөрәгендә яшәдем. Монда атаклы Сорбонна университеты (сүз уңаеннан, Сорбоннада беренче татар хатын-кыз математигы Сара Шакулова укыган!), бөек шәхесләр – Виктор Гюго, Мари Кюри күмелгән Пантеон һәм тарихи Латин кварталы урнашкан. Бу районда шулай ук мөселманнар өчен әһәмиятле урын – Бөек Париж мәчете дә бар. Биредә аерым бер мохит: мәчеттә хаммам, хәләл ресторан һәм чәй бакчасы бар, анда мин мароккоча бөтнек чәе эчеп ял иттем.
Париж мине модасы белән генә түгел, ә тормышны ярату сәнгате, һәр мизгелдән ләззәт алу осталыгы белән үзенә гашыйк итте.
Автор: Гөлчәчәк Гәрәй,
Рәфидә Галимҗанова тәрҗемәсе.
Фотолар авторның шәхси архивыннан
Нет комментариев