«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Сары төс нәрсәләр турында сөйли?
Новости
Лайфстайл

Сары төс нәрсәләр турында сөйли?

Кояш, бал һәм лимонмы, әллә сарымсак, горчица, хлормы – сары төс нәрсәләр турында сөйли?

Түкте кояш нурларын алтын-сары
Тауларның бетте эреп салкын кары.
Күтәрелде күк йөзенә сабан тургай,
Ишетелде чырлап түккән моңлы зары. 

(Дәрдемәнд)

Яктысы берлән сихерләп күк читен, әкрен генә,
Моң гына изге кояш – солтан кояш иелә, иңә…
Я, ничек киң ул сәгадәтле кояшның яктысы!
Нинди төс юк нурларында! Һәммәсе оҗмах төсе! 

(Сәгыйть Сүнчәләй)

Сары, сары, сап-сары,
Сары пәке саплары.
Сараларга барган идем,
Җырлый икән атлары.

(Халык авыз иҗаты)

Сары матур, сары матур,
Сары матур сайласаң.
Әллә кайлардан танырмын
Кошлар булып сайрасаң. 

(Халык җыры)

Элек-электән барлык мәдәниятләр сары төсне кояш төсе дип зурлаган. Кояш – хәят бирүче, тереклеккә шатлык китерүче. Алтынны кояш яудыра дип санаганнар, шуңа сәнгать әсәрләре, культ җисемнәре алтын белән йөгертелгән. Борынгы Мисыр рәссамнары ирләрне кызынган тәнле, ә хатын-кызларны саргылт итеп сурәтләгән. Чувашлар өчен, мәсәлән, сары – кояш төсе, һәм шуңа бүгенгәчә матурлыкны белдерә. Сарă хĕр – гүзәл кыз, сар улма – пешкән алма. Чувашия байрагында сары төс иң зур мәйданны алып тора. Сар тут – сары сипкелләр һәм сыер маен сарă çу – сары май дип әйтү безнең сөйләмдә дә гадәти.

Кояш җылылык һәм шатлык бирүче, әмма ярсыганда ул канатларның балавызын эретүче, юлындагы бар нәрсәне көйдерүче, юк итүче дә. Сары – такыр җир һәм ком төсе, шуңа топонимнарда еш очрый: Сарытау, Дагыстанда Сарыкум барханы, Чечняда Сары-Су шәһәре, Кырымдагы Сап-Сары Кирмән.

«Бoлaр, мeңләгән eлкылaры, яxшы нәceл дөяләрe, иcәпceз куйлaры бeлән Caры-Aркaның киң дaлaлaрындa күчeп йөриләр».

(Галимҗан Ибраһимов)

Татар телендә сары, күп телләрдәге кебек, кояш, алтын, иген; якты сагыну я хәсрәтле сагыш турында бәян итә.

САБЫР ТӨБЕ – САРЫ АЛТЫН

Кытайларның борынгы «У-син» системасы җиһанда бар нәрсәне биш элементка бәйләп аңлата: ут, металл, агач, җир, су. Биредә сары – җиргә тәңгәл килә һәм үзәкне билгели. Ул берьюлы яшәү һәм үлем төсе булып тора. Кытай телендә алтын һәм сары аерым төшенчәләр булып бүленеп бетмәгән, сары төс алтынны да аңлата. Шуңа Борынгы Кытайда сары патшалар төсе булып саналган, патша йортының түбәсе сары булган, гади кешеләргә сары кием кигән өчен үлем җәзасы янаган. Сарының символикасы татар телендәге ак төсне хәтерләтә һәм сарының «зиннәтле, уңышлы» мәгънәсе бүген дә саклана: кемгәдер сары халат киертү – аның җиңүе яки тәхеткә утыруы, өлкән кеше һәм сары чәчәк образы – бәхәссез әхлак, намус символы, сары чәч һәм сабый тешләр карт кешене белдерә.

Кытайларның елга-анасы, хөрмәтле Хуанхэның исеме Сары елга дип тәрҗемә ителә. Ул гаҗәп боргаланып-сыргаланып ага, үз юлында юып киткән балчыклар Хуанхэга саргылт төс бирә, Сары елга койган диңгез дә Сары диңгез дип йөртелә. «Хуанхэга җитмичә, йөрәк үлми» диләр. Халык телендәге риваятькә һәм елга буенда археологлар тапкан борынгы шәһәргә нигезләнгәндә, Сары елга, чыннан да, Кытай цивилизациясен бар иткән елга-ана.

Сары Елганың даны цивилизацияне «бар итүче» Сары Император данына барып кушыла. Сары император – мәдәни герой, Кытайны бар җиһан белән тоташтырган, сугыш, эш һәм музыка кораллары ясарга һәм, гомумән, барлык нәрсәләргә диярлек өйрәткән, бик күп белемнәр алып килгән ярым алла, әллә тарихи, әллә мифик персонаж. Ул гүя кытай кешесе өчен бар нәрсәне белүче Аполлон да, кояшка тиң Гелиос та. Еш кына кытайлар үзләрен Сары Император варислары дип атый. Сары төснең зур ихтирамга ия булуы аңа да бәйле.

ОЯТ, КУРКУ, ЗИНА, ХАРАМ

Бүген Кытайда сары төс ихтирамлы төс кенә түгел, хурлык, түбән омтылышлар һәм порнография билгесе дә. Сары рәсемнәр – порнографик үзлекле сурәтләрне белдерә. Сарының бу мәгънәсе сары матбугат белән бергә килеп кергән. Тозсыз, еш кына ялган сүзләрнең күпләп басылуы Кытайда гына түгел, Европада, Америкада да кешеләр аңына сары матбугатны һәм нәтиҗәдә сары төсне хәйлә, мәкер, ялганга, түбәнлеккә, аламалыкка бәйли.

Сары матбугат атамасы аның арзанлы саргылт кәгазьдә басылганыннан, дип фаразлыйлар. Кызыграк версия дә бар: XIX гасыр азагында «Нью Йорк Уорлд» газетасында рәссам Ричард Аукотның комиксы басылып чыга. Ул сары киемле фәкыйрь егетнең көн күрмеше турында сөйли. Каралы-аклы матбугат арасында сары таплар укучыларны җәлеп итә һәм сары кешеле сурәтләрне бастыру өчен, нәширләр арасында чын ызгыш башланып китә. Ярыша-ярыша комиксларны ике газета бастырып килә һәм сары киемле ваемсыз егет турында сөйләүче газеталар телгә сары пресса булып кереп китә, имеш.

Сары төс Россия империясендә дә сексуаль хезмәт күрсәтүгә бәйле була. Фахишәлек шөгылен сайлаган хатын-кызларга сары билет дигән документ бирелгән, ул да сыйфатсыз, сары кәгазьгә басылганга шулай аталган.

Психиатрик ярдәм күрсәтү йортларын Россия империясендә сары йортлар дип йөрткәннәр. Асылда, XVIII гасырда мондый хастаханәләрдә авыруларны кайгырту шактый кырыс, хәтта рәхимсез чаралар ярдәмендә башкарылган, аларны тынычландыру өчен чылбырлар кулланылган, сары төс үзе дә «чылбыр» булган. Санкт-Петербургтагы Обухов хастаханәсе диварлары сарыга буялган беренче шундый учреждение булып санала. Пычрак саргылт төс борчулы авыруларны «бастырып», миңгерәүләндереп тынычландырырга тиеш булган.

Марат Кәбировның «Сары йортлар сере» повесте юләрләр йорты образы аша җәмгыятьтәге битарафлык, явызлык, мәнсезлекне, буйсынуны, күңелләрдәге коллыкны ачып күрсәтә. Тирә-юньдә һавага таралган фаҗига, курку, кыямәт халәтен җиткерү өчен дә, «өметсез» дигән эчке нәтиҗә булсын өчен дә сары йорт җитәрлек җете образ.

САРЫ ЙОЛДЫЗЛАР

Кояш фәндә сары кәрлә йолдыз дип тасвирлана, әмма сары йолдыз сүзтезмәсе кешелек аңын нурлы тормыш чыганагына түгел, ә шомлы вакыйгаларга тоташтыра. Яһүдиләргә тагылган сары йолдыз тамгасы – сары төс тарихында иң аянычлы бит. Яһүдиләр тарихның төрле дәверләрендә төрле илләрдә кысрыклануга һәм тамгалануга дучар була. Урта гасырлардан кайбер мөселман һәм христиан илләрендә яһүдиләрне махсус тамгалар тагарга мәҗбүр итәләр. Тора-бара Европада сары – яһүдиләргә карата кулланылган даими билгегә әйләнә. Гомумән, сары төс чиркәү хупламаган күренешләрне белдерү өчен кулланыла, иконаларда мөселманнарны яки яһүдиләрне сары киемнәрдән ясыйлар. Бу сары буяуның агулы булуына бәйлеме, медицина барлыкка килеп, үте чирле кешеләрнең явыз, мәкерле, зәһәр холыкка ия булулары мәгълүм булугамы – безгә билгесез. Иконаларда Иуда да еш кына нәкъ менә сары киемле.

Гётеның төсләр турындагы хезмәтендә дә пычрак сары – бурычлы я алданган кешеләрне һәм яһүдиләрне билгели.

КАЕННАР САРЫ ИДЕ

Кайгы кара булса, сагыш – сары. Ул сары көз китергән меланхолик халәткә дә, озак вакытлы пошындыргыч хисләрнең йөз кызыллыгын алып, сары калдыруына да, салкын, пычрак саргылт төснең төшенкелеккә кертү үзлегенә дә бәйле. Кандинский сарыны күңелгә әрсез тәэсир итә, ди. Сарыны акылдан язуны җете сурәтләү төсе дип исәпли.

Достоевский Кандинский белән килешер иде сыман, аның әдәби дөньясында сары – фәкыйрьлек, хәлсезлек, сырхау, пычрак, төшенкелек, чарасызлык төсе. Раскольниковка саргылт стаканга салынган саргылт су бирәләр, Софья сары билет ала, геройларның йөзләре саргайган, аларга очраган йортлар сары, үзләре яшәгән бүлмәләрнең диварлары сары обойлы… «Преступление и наказание» авыр, саргылт дөнья булып аңга кереп кала.

Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына.
Иртән торсам, ике күзем
Сезнең якларда гына. 

(«Герман көе»)

Шагыйрь Габделҗаббар Кандалый, газиз улы патша гаскәренә 25 еллык хезмәткә эләккәч, хәсрәтен, ачыргалануын бер-бер артлы язылган шигырьләренә сала.

Туганын сагына, дигел.
Сагынып, саргая, дигел;
«Туганым, сән кайда?» – дигел, –
Дога булсын ки безләрдин.

Языйм микән, йитәр микән?
Ушал кайгу бетәр микән?
Ушал кайгу, ушал хәсрәт
Күңелләрдин китәр микән?!

Шагыйрь яза, күп яза әле. Егет үз хезмәтен бетереп кайта, әмма әти кешегә аны күрү насыйп булмый, Кандалый элегрәк вафат була.

Сары сугып, кызыл йөзем
Ки саргайды, ике күзем;
Ходай бирсен бәңа түзем, –
Ирештерсен үзе алла.

Нәкъ менә сагыну, хатирәләр, аңсыз ашкыну кичерешләре сарыга кызгылт төсмер кушылганда пәйда була сыман. Моңа ачык мисал: кояшның саргаеп баюы һәм баер алдыннан тирә-юньгә сарылык төшү. Вакыт күчәренең билгесез бер урынын хәтерләү халәте. Дания сәнгатьчесе Олафур Элиассонның иң танылган инсталляциясе, «Һава торышы проекты», галерея залында фольга һәм күпсанлы сары лампалар ярдәмендә кояш баешы күренешен тудыра. Сәнгатьченең максаты кешене кояшка якынайту була, чөнки, аның әйтүенчә, һава торышы күренешләре табигатьне тотып карарлык итә һәм кешене аңа якынайта, үзенең җиһанда алланың кашка тәкәсе түгеллеген искәртә.

БӘХЕТ ҺӘМ ҮЛЕМ

Сихри тынлык.

Без яраткан тынлык.
Бай да икән нурга бу hава!
Жил дә исми… Нинди гүзәл тынлык! 
Сары томан булып бал ява. 

(Борис Хәлимов «Таң букеты»)

Мәктәптә язган бер иншаны хәтерлим: безнең өйгә борылган чатта кечкенә генә сары «Бәхет» кибете тора. «Бәхет чыннан да сап-сары төстә», – дип язган идем. Бәлки, сары – гомумән, кешелек тарихында иң беренче төстер. Әлеге «төсле» язмаларда инде берничә тапкыр ассызыклаганча, төс – кеше өчен барыннан да бигрәк мәдәни күренеш, ул иң элек тукымалар тарихына һәм рәсем сәнгатенә бәйле. Сары – кеше рәсемдә кулланган иң беренче төс була. Охра – балчык кушылмалы тимер окисе – ясарга өйрәнгән дәвердән башлап, кеше яшәгән һәр континентта кулланыла, кешеләргә иҗатчы булу бәхетен бүләк итә. Охра – табигый пигмент, аннан соң рәссамнар уйлап тапкан һәм кулланган сары төсләрнең бик күбесе агулы һәм гаять агулы була. Дивар бизәгән рәссамга мышьяклы сары кулланасы булса, еш кына бу аның соңгы рәсеме дигәнне аңлата. Агулы сары хәтта Ван Гог палитрасында да була. Рәссам пумалаларыннан сары буяу калдыкларын ялап алырга яраткан, диләр. Әлеге буяудагы кургашын кушылмалары үзәк нерв системасын бимазалый, рәссамны алҗыткан көзән җыеру, эч авыртулар сары пумаланы авызга алудан булса кирәк…

ВАН ГОГ

Сары кояш. Сары яңгыр. 
Сары болыт. Сары җир. 
Сары урам буйлап атлый 
Сары уйлы сары ир. 
Бар да сары. Сөю сары, 
Тоташтан көз язмыш та. 
Сары карлар сарылалар, 
Сары икән бу кыш та! 
Җитте, җитте, тукта, хыял! 
Ялган бит болар, ялган!.. 
Ван Гог булып ач күзеңне –
Кып-кызыл кояш янган. 
Париж өстендә ап-ак кар, 
Буленда ап-ак имән. 
Карт аббат та күзен йомып, 
Ап-ак җөббәсен кигән.
Өстәлдә сары чәчәкләр,
Сары хәмер савытта. 
Даныннан авыз да итми 
Бер гөнаһсыз даһи ята 
Париж кебек табутта.

(Эдуард Мостафин)

Париждан күңеле кайтып, 1888 елда Ван Гог көньяк Франциягә, Арль шәһәренә юнәлә. Биредә аның иҗаты иң мул, якты һәм тәэсирле айларын яши, киндерләр сары һәм ачык зәңгәр төсләргә маныла. Ван Гог сарыны бар җаны белән ярата, сары фонда сары вазада сары чәчәкләр ясый, сары аның дөньясын ямьли, аны җылыта. Гёте да сары төсне нурга иң якын төс дип билгеләгән бит, тирә-юньгә сары пыяла аркылы карасаң, күз шатлана, йөрәк киңәя, дип язган. Ван Гог исә сары төстән көч ала, ул биредә сәнгатьчеләрне җыяр өчен яшәү шатлыгы бирә торган сары өй, «көньяк остаханәсе» төзергә хыяллана. Саф зәңгәр белән сарыны янәшә куеп, Ван Гог тирә юньнең сөенечле яңгырашын сурәтли. Cарылы зәңгәрле рәсемнәр Ван Гогның иң куанычлы, бәхетле омтылышларына гына түгел, ни кызганыч, аның психик чиренең көчәя баруына да көзге була.

Язманы тулырак «Идел»нең апрель саныннан укыгыз

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое