«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

12 июньдә кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Россия көнендә, 12 июньдә, Казан үзәгендәге берничә урамда хәрәкәт чикләнәчәк.

Бу бәйрәм чаралары белән бәйле, әлеге карар Башкарма комитетта имзаланган.

Кичке алтыдан төнге унбергә кадәр Батурин урамы буйлап –  Карл Маркстан алып Кремль дамбасына кадәр юлны ябачаклар. Шул ук вакытта Большая Красная буенча — Миславскийдан Батуринга кадәр һәм Меңьеллык мәйданыннан Батуринга кадәр юлны ябарга мөмкиннәр

Сибгат Хәким урамын Декабристовтан Әпсәләмовка кадәр, шулай ук Бондаренко урамында да хәрәкәт чикләнә. Аларны 12 июнь төн уртасыннан 13 июнь төш вакытына кадәр ябачаклар. Шул ук вакытта «Казан» гаилә үзәге янындагы парковка зонасын тулысынча ябачаклар. Машина йөртүчеләргә маршрутларны алдан уйларга киңәш итәләр.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое