5 июльдә Казанның «Черек күл» паркында саф һавада өстәл уеннарына кагылышлы иң зур «Уенфест 2026» фестивале үткәрелә.
Чара өстәл, рольле һәм төркем белән уйнала торган уеннарны, шулай ук гик-мәдәниятне яратучыларны берләштерә. Оештыручылар чара кунакларына 300 дән артык өстәл уеннары тәкъдим итә, балалар өчен аерым мәйданчыклар әзерли. Җәйге кичәдә шулай ук турнирлар, остаханәләр оештырыла, бүләкләр уйнатыла.
Программага шулай ук гик-ярминкә, лекцияләр, консольләрдә ретро-уеннар, балалар һәм олылар өчен махсус уеннар, шулай ук остаханәләр, тематик күңел ачу чаралары кертелгән. Катнашучыларны 12:00 сәгатьтә көтәләр. Чара бушлай оештырыла.
Нет комментариев