«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Алмачуар» драматургия бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

Иң яхшы пьеса авторларын акчалата бүләкләр көтә, ди оештыручылар.

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала.

Төп шартларның берсе – пьесаларның татар телендә булуы. 

Бәйге 4 номинациядә уза: 

•    Кече состав өчен (10 персонажга кадәр)  балалар пьесасы (10 яшькә кадәр); 
•    Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр); 
•    Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр);
•    Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр);

Катнашу өчен 1 октябрьгә кадәр konkurskazan@mail.ru электрон адресына гариза һәм пьеса текстын юлларга кирәк. 

«Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсы Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән икенче тапкыр үткәрелә

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое