«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Арчаның данлыклы педагогика көллиятенә сәфәр

Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Арча районына эш сәфәре кылды.

Семинар-киңәшмә башланыр алдыннан Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятендә булды. 

Арча педагогика көллияте 1930 елда ачылган, ә 16 елдан соң аңа бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелгән. Бүген уку йорты заманча стандартларда урта һөнәри белем бирә. 2013 елда бинага капиталь ремонт ясалган. Шул вакыттан бирле Арча педагогика көллияте үз эшен яңа статуста – Милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге буларак дәвам иткән, аның бурычы – хәзерге шартларда һөнәри белем бирү системасында этномәдәни белем бирүне саклап калу һәм үстерү. 

Марат Әхмәтов яңартылган «Әлифба» бронза һәйкәлен карады һәм Арча педагогика көллияте территориясендә куелган Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салды. Ул шулай ук көллияттә 1999 елда барлыкка килгән «Әлифба» музеенда да булды. Бүгенге көндә музейда борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр дөнья халыклары язуының барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйләүче 1,6 мең экспонаттан торган бай фонд, төрле графика һәм алфавит системалары турындагы материаллар бар.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге зона семинар-киңәшмәсендә районнар һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, банк өлкәсе вәкилләре катнаша. Пленар утырыш кысаларында авыл бизнесына, фермерлык хәрәкәтенә һәм шәхси хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышалар.

 Мондый очрашулар республикада ел саен уздырыла. Узган атнада семинарлар Яңа Чишмә һәм Минзәлә районнарында узды, – диелә хәбәрдә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое