Новости
Яңалыклар

Батыр белән Алтын Кыргызстанга барып җитте

Татарстаннан Кыргызстанга бүләк итеп тапшырылган Батыр һәм Алтын лачыннары Бишкәккә килеп җиткән, аннары аларны «Бугу Эне» Каракол зоопаркына юллаганнар.

Бу хакта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәсми каналы хәбәр итә. Искә төшерәбез, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Президенты Садыр Җапаровка ике лачыннарын бүләк итү сертификатын тапшырган иде.

Батыр һәм Алтын — Казан зообакчасында быел алынган рекордлы нәселдән ике бәбкә. 2026 елда монда 18 бәбкә дөньяга килгән. Дүрт ел эчендә проект кысаларында табигатькә 49 кыргый җан иясе җибәрелгән.

Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое