Депутатлар фикеренчә, канун белән бердәм кагыйдәләр кертергә һәм бонус балларының минималь һәм максималь кыйммәтләре системасын урнаштырырга кирәк.
БДИ нәтиҗәләренә өстәмә балларны бердәм система буенча кертүне тәкъдим итәләр дип хәбәр итә «Парламентская газета».
Мәсәлән, отличникларга, медалистларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга – кимендә сигез балл, төбәк олимпиадаларында җиңүчеләргә – кимендә биш балл. Тиешле закон проектын Дәүләт Думасына КПРФ депутатлары керткәннәр.
Хәзергә вузлар кайсы казанышларны исәпкә алырга һәм алар өчен ничә балл бирергә икәнлеген үзләре билгели. Парламентарийлар исә аңлаешлы һәм ачык система кертергә тәкъдим итәләр.
Бүген индивидуаль казанышлар өчен максималь балл саны гадәттә 10 нан артмый, ә максатчан укырга керүчеләр өчен лимит 15 кә кадәр җитәргә мөмкин. Әмма һәр университетта кагыйдәләр төрле: кайдадыр волонтерга баллар өстиләр, ә кайдадыр – юк. Казанышларны раслау өчен таныклыклар, белешмәләр, выпискалар һәм башка документлар кирәк.
Депутатлар фикеренчә, канун белән бердәм кагыйдәләр кертергә һәм бонус балларының минималь һәм максималь кыйммәтләре системасын урнаштырырга кирәк. Әйтик:
- отличникларга, “Укуда аерым казанышлары өчен” медаленә ия булучыларга, шулай ук хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга – сигездән ким түгел.
Нет комментариев