Аларның берсе ноябрьгә, икенчесе декабрьнең соңгы көннәренә туры килә.
2026 ел ахырына кадәр Татарстан халкын, барлык россиялеләрне кебек үк, тагын ике кыска эш атнасы көтә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Быел Халыклар бердәмлеге көне – 4 ноябрь – чәршәмбегә туры килә. 2-3 һәм 5-6 ноябрь эш көннәре булачак.
Икенче кыска атна декабрьгә туры килә, эш атнасы нибары өч көн: 28 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Пәнҗешәмбе, 31 декабрь, ял көне булачак, шуннан соң Яңа ел бәйрәмнәре башлана.
Нет комментариев