«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Блогер Рөстәм Нәбиев: «Эверестка бер кулда гына мендем»

2015 елда Омскида казарма ишелү вакытында аякларын югалткан блогер Рөстәм Нәбиев Эверестка менгән.

Ул дөньяның иң биек түбәсенә куллары белән генә менгән беренче кеше булды. Бу – аның спорт карьерасында унынчы биеклек.

Казаныш турында Нәбиев социаль челтәрләрдә болай дип хәбәр итте:

«20 майда, Непал вакыты буенча иртәнге 8:16 да, альпинизм тарихында беренче тапкыр мин, Рөстәм Нәбиев, Эверестка бер кул белән генә мендем! Мин бу күтәрелүне хәзер мине караган һәркемгә багышлыйм. Шушы гамәл белән бер генә нәрсәне әйтәсем килә: тяшисез икән, көрәшегез! Ахыргача көрәшегез», - дип язган ул, югарыдан плакат белән фотографияне бастырып.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое