10 августта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.
Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен һәм боз яварга мөмкин, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Җил төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәя.
Көндез температура +20дән +25 градуска кадәр булачак.
Нет комментариев