26 майда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, иртән һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер районнарда көчле яңгырлар булуы, яшен яшьнәве һәм боз явуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан 6–11 м/с тизлектә исәчәк. Аерым районнарда җилнең тизлеге 14 м/с кадәр көчәергә мөмкин, ә урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 16–21 м/с ка җитүе ихтимал.
Көндез һава температурасы республиканың күпчелек районнарында +17…+22 градус булачак, ә көнчыгыш һәм көньяк районнарда һава +28 градуска кадәр җылыначак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге урамда йөргәндә һәм төбәк буенча сәфәрләр планлаштырганда һава шартларын исәпкә алырга киңәш итә.
Нет комментариев