«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Бүген Татарстанга яшен, боз һәм көчле җил килә

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтүенчә, бүген, 15 июльдә, республикада һава торышы начарлана.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтүенчә, иртәгә, 15 июльдә, республикада һава торышы начарлана. Урыны белән көчле яңгыр, боз явуы, яшен көтелә, җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр артачак, дип яза «Татар-информ».

Казанда да шартлар охшаш – төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал, көндез яшенле яңгыр явачак, җил исү тизлеге секундына 16 метрга җитәргә мөмкин.

Синоптиклар фаразынча, бу көнбатыш циклон йогынтысында республикада атна ахырына кадәр тотрыксыз, артык эссе булмаган һава сакланачак. Циклон Үзәк Россиядән көнчыгышка хәрәкәт итә, дип белдергән иде РФ Гидрометеоүзәге бүлек башлыгы Александр Голубев.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое