«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Быел югары белем алу бәяләре арта

2026 елда югары белем алу бәяләре артуы, узган ел белән чагыштырганда, түбәнрәк булачак.

Беренчел бәяләүләр буенча, ил буенча уку бәясе уртача алганда 11 процентка артачак. Бу хакта Дәүләт Думасының профиль комитеты утырышында фән һәм югары белем министры урынбасары Андрей Омельчук белдергән.

Узган ел үсеш якынча 13 процент булса, быел ул 11 проценттан кимрәк булыр дип көтәбез. Бу – ил буенча уртача күрсәткеч, – ди ул. 

Шулай ук ул кайбер югары уку йортларында бәяләрнең арту дәрәҗәсе башкача булырга мөмкинлеген дә искәртте.

Аерым алганда, алдынгы университетларда уку бәясе, гадәттә, күбрәк арта. Әмма Омельчук сүзләренчә, белгечләрне күпләп әзерләүче вузларның күбесендә бәяләр үсеше 10 проценттан артмаячак.

«Шәһри Казан»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое