Яр Чаллыда барлык фәннәр буенча БДИның уртача нәтиҗәләре тулаем республика белән чагыштырганда югарырак булып чыккан.
Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Наркис Кашапов хәбәр итте.
Ул аныклаганча, чыгарылыш укучыларының 27 проценты югары баллы нәтиҗәләр күрсәткән. Имтихан кампаниясенең башлангыч йомгаклары буенча, быел шәһәрдә 52 йөз балл җыючы: берсе – тарих, тугызы – рус теленнән, сигезе – әдәбияттан, 20се – профильле математикадан, җидесе – химия һәм физикадан. Чагыштыру өчен, узган ел иң күп баллны 36 чыгарылыш сыйныф укучысы җыйды.
Нет комментариев