«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарын мошенниклар яңа схемада алдый

Алар чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләренә шалтыраталар да, чыгарылыш кичәсен 50 процент ташлама белән оештырырга тәкъдим итәләр.

Билгеле, алдан түләтеп куялар һәм... юкка чыгалар. Бу хәйләгә ничек эләкмәскә икәнлеге хакында «Роскачество»да сөйләделәр, дип яза РИА Новости.

Экспертлар сүзләренчә, ябык чатларда һәм тематик төркемнәрдә чыгарылышларны түбән бәядән уздыру турында белдерүләр барлыкка килгән. Ата-аналарга тулы пакет тәкъдим итәләр: бәйрәм менюсы, алып баручы, фотограф һәм хәтта чыгарылыш сыйныф укучылары өчен шоу-программа. Бу «уникаль мөмкинлекне» кулдан ычкындырырга теләмичә, кайбер ата-аналар алдан акча күчергәннәр.

Шул ук вакытта мошенниклар ата-аналарга ташлама вакыты бик тиздән бетә кебек сүзләр белән дә басым ясый.  Акча күчергәннән соң ук аферистлар элемтәгә чыкмый башлый. Алар чатларны блоклый һәм белдерүләрне бетерә.

Алар белән элемтәгә керү һәм акчаларны кире кайтару мөмкин түгел, дип ассызыклады экспертлар.

Роскачествода татарстанлыларның ата-аналарына, хәйләгә эләкмәс өчен, чара буласы мәйданчыкны тикшерергә, акча күчермәскә, бәяләрне чагыштырырга, бәяләмәләр эзләргә һәм оештыручылар белән сөйләшеп ачыклык кертергә киңәш итәләр.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое