Татарстанда Студентлар отрядлары өчен яңа Бүләк — республика Рәисенең күчмә вымпелы барлыкка килде.
Тиешле указга Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Вымпел ел саен «Татарстан Республикасының иң яхшы студент хезмәт отряды» республика конкурсында җиңүчегә тапшырылачак.
Катнашучыларны бәяләгәндә отрядның узган елгы иҗтимагый эше дә исәпкә алына: иҗади һәм спорт чараларында җиңүләр, патриотик акцияләрдә һәм ирекле проектларда катнашу, социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында эшчәнлекне яктырту, остазлык эше һ.б.
Конкурс Татарстанда 2016 елдан бирле үткәрелә һәм республика студотрядлары хәрәкәте өчен төп вакыйга булып тора. Юбилейлы 2025 елда ул рекордлы санда гаризалар җыйды-иң яхшылар исеме өчен 12 шәхси һәм 15 команда номинациясендә 276 номинант көрәште. Болар – эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендәге студентлар отрядлары, мәгариф оешмалары һәм муниципаль берәмлекләр штаблары, шулай ук хәрәкәтнең иң яхшы җитәкчеләре.
Татарстан студентлар отрядларының эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры китереп ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан координацияләнә.
Нет комментариев