«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Гавриил Державинның тууына 283 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

14 июль – Россиядә бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинны искә алачаклар.

Быел аңа 283 яшь тулган булыр иде. Традиция буенча шагыйрь исеме белән тыгыз бәйләнгән Татарстанда әлеге датага багышланган тантаналы чаралар уза.

Казанда Лядской бакчасында Г.Р. Державин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы 10:30 да башланачак. Анда Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Юстиция министрлыгы җитәкчелеге, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, педагоглар, фәнни һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек, шулай ук республика халкы һәм кунаклары катнашачак.

Шагыйрьнең кече ватаны – Лаеш районында шулай ук истәлекле чаралар узачак. 14:00 сәгатьтә Лаеш шәһәренең үзәк мәйданында Г.Р. Державин һәйкәле янында чәчәкләр салыначак, аннан соң җыелганнар өчен иҗат коллективлары бәйрәм концерты белән чыгыш ясаячак.

чыганак

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое