«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Горький паркында Татарстан халыкларының су белән бәйле йолаларын күрсәтәчәкләр

15 июль, 18.00 Горький исемендәге паркта Казан Мэриясенең «Байтирәк» («Древо жизни») мәгърифәти проекты кысаларында бәйрәм чарасы узачак.

Россия халыклары бердәмлеге елында проект биш еллыгын билгеләп үтә. Быелгы тема – «Татарстан халыклары мәдәниятендә су йолалары». Кунакларны халык йолалары, музыка, кәсеп һәм кунакчыллык атмосферасы көтә.

Биш ел эчендә «Байтирәк» проекты Идел буе халыкларының мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру буенча төп шәһәр мәйданчыкларының берсенә әверелде. Юбилей елында казанлыларны һәм башкала кунакларын татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм башкорт гореф-гадәтләре белән таныштыруга юнәлтелгән зур программа әзерләнде. 

Парк территориясендә Татарстанның төрле районнарыннан килгән фольклор коллективлары җиде интерактив мәйданчыкта су стихиясе белән бәйле йолалар тәкъдим итәчәк.
Бәйрәм кунаклары өчен саклагыч әйберләр, балчыктан савыт-саба ясау һәм туку һөнәре буенча остаханәләр эшләячәк – аларның барысы да су темасы белән бәйле. Һәр халык үзенең үзенчәлекле остаханәсен тәкъдим итәчәк. Шулай ук милли аш-су остаханәсе оештырылачак, анда барлык кунаклар бергәләп «кош теле», «чәй токмачы» (хворост) әзерләп, хуш исле чәйдән авыз итә алачак.

Бәйрәмнең нәни катнашучыларын халыклар әкиятләре аланы һәм «Балыклар» мәйданчыгы көтә, анда һәр бала үз балыгын тота алачак. Шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен «Елгалар дуслыгы» интерактив уены узачак, ул Татарстан елгалары географиясе белән якыннан танышырга ярдәм итәчәк.  

Кич дәвамында «Татарстан халыклары мәдәниятендә су йолалары. XX – XXI йөз башы» фотокүргәзмәсе эшләячәк, анда архивлардан һәм экспедицияләрдән алынган сирәк кадрлар тәкъдим ителәчәк. Сынлы сәнгать сөючеләрне «Татарстан елгалары рәссамнар иҗатында» картина галереясе көтә, анда Татарстан рәссамнарының елгалар һәм сулыкларга багышланган әсәрләре урын алачак.  Татарстан халыкларының су белән бәйле традицион йолалары һәм гамәлләре артефактлары исә йола мәдәниятенең уникаль экспонатлары аркылы су стихиясе белән бәйле онытылган традицияләрне өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Уен мәйданчыгында кунакларны республика буйлап фольклор-этнография экспедицияләрендә җыелган халык уеннарының бай мирасы белән таныштырачаклар. Теләгән һәркем уеннарның тарихын белеп кенә калмыйча, аларда катнаша да алачак. 
 
Чара күпмилләтле «Зәкәрия» фольклор төркеме чыгышы, түгәрәк уен (хоровод) һәм кичке уеннар белән тәмамланачак – алар бердәмлекнең һәм су стихиясе белән бәйләнешнең символы булачак.

«Байтирәк» – гади генә бәйрәм түгел, ул буыннар арасында тере күпер. Быел без тормыш, чистарыну һәм илһам чыганагы булган су белән ни дәрәҗәдә бәйле булуыбызны искә төшерергә телибез. Чара 15 июль көнне 18:00дән 21:00гә кадәр узачак.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое