«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Гүзәл Сәгыйтова: «Җәй буе Казанда узган чаралар бетә дип боекмыйбыз, алда зур чаралар көтелә»

Казанда «Казан тавышлары» һәм «Бию көрәше» узачак

Казан мэриясе проектлары кысаларында 27 һәм 28 августта шәһәрдә ике зур мәдәни чара — «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы һәм «Бию көрәше» бию турниры узачак. Бу хакта бүген узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

«Җәй буе Казанда узган чаралар бетә дип боекмыйбыз, алда зур чаралар көтелә», - диде Казанның вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова.

28 августта алтынчы тапкыр «Казан тавышлары» театральләштерелгән тамашасы тәкъдим ителә. Быелгы спектакль ярты гасыр дәвамында ил тарихы белән бергә үзгәргән ике кешенең язмышы турында сөйли. Алар очраклы рәвештә очраша, әмма араларындагы егерме адымны ясарга ярты гасыр җитми кала.

Кичәне 19:30да La Primavera Казан камера оркестры ачып җибәрәчәк. Төп тамаша 20:00дә башлана. Сәхнәдә Казанның дүрт театры артистлары, яшь актерлар һәм җырчылар чыгыш ясаячак. Ә шәһәр фасадына төшерелгән утлы мэппинг тамашачыны төрле чорлар атмосферасына алып керәчәк. Бу кичәдә күрсәтеләчәк тамашага берничә спойлер: төп геройлар арасында 10 метр һәм 50 ел, бу аларны аерып торган шигъри көчкә ия вакыт һәм язмыш ераклыгы. Тамашаның нигезендә шигырь – хисләрен гади сүз белән әйтеп аңлатырга көчләре җитмәгән геройлар теле. Төп рольне Тинчурин театры актёры Зөлфәт Закиров башкарачак.  

«Балконнан чыгыш ясау сәхнәдә чыгыш ясаудан аерыла. Сәхнәдә утлар артистның йөзенә бәрә һәм ул тамашачыны күрми диярлек. Ә балконнан чыгыш ясаганда һәркемне күрәсең һәм бу башка мохит тудыра – артист белән тамашачы арасында киртәләр юкка чыга. Чараның үзенчәлеге дә шунда. Ә бина эчендәге артистлар, репетицияләрдән чыгып кына да әйтә алам, бер гаилә кебек кайныйбыз. Без төрле урыннарда эшләгәнгә, бер-беребезне еш күрмибез, шуңа да сагынышып очрашабыз», - диде җырчы Илгиз Мөхетдинов.

Тамашаның сценарий авторлары – Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова.

27 августта 18:00дә Кабан күле яр буенда, Г.Камал театры артындагы амфитеатрда «Бию көрәше» турниры узачак.

Финалга җәйге «Хәрәкәттә-бәрәкәт» мастер-класслары һәм онлайн теркәлү аша сайлап алынган 20 катнашучы чыгачак. Быел үз көчләрен һәвәскәрләр дә, профессиональ биючеләр дә сынап карый алачак.

«Болай эшләгәндә һәвәскәрләр профессионаллар белән бергә биеп, үз күнекмәләрен үстерә, ә профессионаллар, үз чиратында, халыкка якыная, аларны таный башлыйлар», - диде чараның режиссёры Булат Гатауллин.

Финал берничә турдан торачак: катнашучыларның импровизациясе, төп хәрәкәтләрне белүе, пластикасы, тапкырлыгы һәм харизмасы бәяләнәчәк. Җиңүчене исә тамашачы үзе сайлаячак.

Төп бүләк — 150 мең сум. Барлык финалистларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак, ә яшь катнашучылар өчен аерым балалар турниры да оештырылачак.

2027 елда «Бию көрәше»н профессионал биючеләр арасында аерым үткәрергә планлаштыралар.

Мэрия тарафыннан үткәрелә торган чаралар исемлеге һәрдаим артып тора. 26 октябрь көнне Сара Садыйковага багышланган кичә узачак.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое