«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Ял көннәрендә кайбер районнарда 30 градус эссе булачак

Татарстанга эссе һава торышы кайтачак.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Җәйнең беренче аеның соңгы көнендә төньяктан көчле җил көтелә: төнлә аның тизлеге секундына 15-18 метрга, иртән һәм көндез 17-22 метрга җитәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көндез +18.. + 23 градус тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 1 һәм 2 июльдә, Татарстанның көнчыгышында бераз яңгырлар булуы ихтимал. Төнлә термометр баганалары +11 дән +16 градуска кадәр күрсәтәчәк. 1 июльдә көндезге сәгатьләрдә һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак, 2 июльдә – +18..+23 градуска кадәр, Татарстан Республикасының көнбатышында – +28 градуска кадәр.

Җомга көнне, 3 июльдә, төбәк территориясендә сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә республикада +11дән +16 градуска кадәр, көндез +23тән +28 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, шимбә көнне, 4 июльдә, Татарстан Россиянең үзәк районнарыннан күчүче атмосфера фронты йогынтысына эләгәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар ява. Шул ук вакытта төбәктә тагын бераз җылыначак – +25..+30 градуска кадәр.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое