«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Яңгыр кайчан явачак? - һава торышы

Атна уртасына таба Татарстанда һава торышы үзгәрә башлый.

Элегрәк республикада антициклон тәэсирендә бик уңай һава шартлары сакланды: явым-төшем булмады, ә температура нормадан 6–9 градуска югарырак иде. Әмма бу чор озакка бармаячак.

Җылы һәм коры көннәрне алмашка яңгырлар киләчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

31 март һәм 1 апрельдә (сишәмбе, чәршәмбе) һава торышы әле тотрыклы кала. Явым-төшем көтелми. Төнлә температура +4тән -1 градуска кадәр төшәчәк, ә көнчыгыш районнарда -5кә кадәр суыта. Көндез исә һава +8…+16 градуска кадәр җылыначак.

2 апрельдә (пәнҗешәмбе) һава торышы үзгәрә башлый. Төнлә әле коры булса да, иртән һәм көндез республикага көньяк циклонның атмосфера фронты килеп җитәчәк. Ул яңгырлар алып киләчәк. Шулай да һава салкын булмаячак: төнлә 0…+5°, көндез +9…+14°.

Атна ахырында (3–5 апрель) төбәктә вакыт-вакыт яңгырлар явып узачак. Температура диярлек үзгәрми: төнлә 0…+5°, көндез +9…+14°.

«Шәһри Казан»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое