«КАРДО» дип аталган грант конкурсы – халыкара конкурс-премиясенең IX сезонының биш юнәлешенең берсе.
Ул урам мәдәнияте һәм спорты, шәһәр тормышы, яшьләр медиасы, халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә иҗтимагый инициативаларны гамәлгә ашыруга ярдәм алу мөмкинлеге бирә, дип хәбәр итә «КАРДО» халыкара урам мәдәнияте һәм спорт конкурс-премиясе матбугат хезмәте.
Алынган мәгълүматларга караганда, бу сезонда катнашучылар 9 номинация буенча проектлар тәкъдим итә ала. Әлеге конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары канташырга чакырыла. Җиңүчеләргә ярдәм күләме 1,5 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Грант конкурсына гаризалар 17 августка кадәр кабул ителә. Иң яхшы проектлар авторлары аларны 16 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр Владивостокта «КАРДО» Гранд-финалы кысаларында яклауда тәкъдим итәчәк.
Нет комментариев