Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы «Юлдаш» дип аталган яңа цифрлы ярдәмче тәкъдим итте.
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы «Юлдаш» дип аталган яңа цифрлы ярдәмче тәкъдим итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Интеллектуаль сервис яшьләргә дәүләт ярдәме чараларында, грант конкурсларында, яшьләр инфраструктурасында һәм белем бирү мөмкинлекләрендә ориентлашырга ярдәм итәчәк. Әлегә ярдәмче тест режимында эшли, әмма аның авторлары «Юлдаш»ны даими камилләштерергә ниятли.
Проект авторы – Иннополис университеты студенты Егор Швецов, платформа «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм Yandex Cloud җәмгыяте өчен Технологияләр үзәге ярдәмендә әзерләнгән.
Яңа сервис барлыкка килүгә бәйле рәвештә, ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров заманча цифрлы технологияләр яшьләргә үсеш мөмкинлекләрен тизрәк табарга ярдәм итәргә тиеш дигән ышаныч белдерде.
«Юлдаш» бер тәрәзәдә берничә сервисны берләштерә. Аның аша кулланучылар федераль һәм республика чаралары турында мәгълүмат ала, грант конкурсларын һәм форумнарны сайлый, ясалма фәһем ярдәмендә проект гаризасын тикшерә, цифрлы портфолио төзи һәм уку, эшләү, үз инициативаларын гамәлгә ашыру өчен яраклы республика яшьләр киңлекләрен таба ала.
«Татар-инофрм»
Нет комментариев