«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Яшьләрнең ни сәбәпле стресс кичергәнен беләсезме?

«Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның тикшеренү нәтиҗәләренә ышансак, төп киеренкелек һәм стрессны яшь хезмәткәрләр түбән хезмәт хакы (45%), шулай ук эмоциональ арыганлык (44%) аркасында кичерә.

Моннан тыш, яшьләр өчен бюрократия һәм процессларның нәтиҗәсезлеге (30%), шулай ук премияләр һәм өстәмә түләүләр булмау (30%) стресс факторлары булып санала.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, яшьләр үзләренең беренче даими эшләренә урнашканда аннан югары дәрәҗәдәге хезмәт хакы (51%), дустанә коллектив һәм уңайлы атмосфера (50%), тотрыклы мәшгульлек һәм эшкә урнашу гарантиясе (49%), куркынычсыз һәм уңайлы хезмәт шартлары (46%), шулай ук кызыклы һәм катлаулы проектлар өстендә эшләү мөмкинлекләрен (36%) өмет итә.

«Шәһри Казан»

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое