«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Яшүсмерне нинди шартларда эштән азат итәргә мөмкин?

Россиядә эш бирүче үз инициативасы белән яшүсмерне Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе ризалыгы белән генә эштән чыгара ала.

«Балигъ булмаган хезмәткәрне эштән азат итү хезмәт инспекциясе һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия ризалыгы белән генә мөмкин», - диелә хәбәрдә.

Яшүсмер акча эшли башлар алдыннан хезмәт килешүен рәсмиләштерергә тиеш. 14 яшькә кадәр бары тик иҗади эшчәнлек (театр, кино, цирк) күздә тотыла. 14 яшьтән үсмер башка җиңел хезмәтне сайлый ала. Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен шартнамәне рәсмиләштерү өчен ата-ананың берсенең, опека органының йә башка законлы вәкиленең ризалыгы таләп ителә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, мөстәкыйль рәвештә яшүсмер 15 яшьтән килешү төзи ала. 16 яшьтән хезмәт килешүен мөстәкыйль рәвештә имзаларга була.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое