«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Идел — Идель» журналы редакцияләре VK Fest‘та кабат татар сәхнәсен оештыра

7 июньдә Татарстан башкаласына янә Россиянең масштаблы чараларының берсе – VK Fest киләчәк.

Быел «Идел — Идель» журналы редакцияләре оештырачак татар сәхнәсе вакыйганың төп нокталарының берсе булачак.

Фестиваль «Казан» гаилә үзәге территориясендә узачак һәм меңләгән республика халкын һәм кунакларын берләштерәчәк. VK Fest гадәттәгечә бер мәйданчыкта музыка, технологияләр, спорт, мода, блогерлар, иҗат һәм заманча актуаль форматларны җыя. Программада заманча һәм яңа аудиториягә якын милли мәдәният аерым урын алачак.

Узган ел VK Festта «Идел – Идель» редакцияләре татар сәхнәсен оештырды. Ул вакытта әлеге сәхнә фестивальнең күренекле мәйданчыкларының берсенә әверелде: анда Нурминский, GAUGA, Марат Яруллин, Хижина Музыканта (Раил Арсланов), Ilgiz, Malsi Music, Al Su һәм Elina чыгыш ясады. Сәхнә татар музыка традициясе һәм заманча яңгырашы белән эшләүче артистларны берләштерде.

«Безнең өчен иң мөһиме – татар мәдәниятенең заманча яңгыравы һәм бүген яшьләр җыела торган урыннарда тәкъдим ителүе. Без үз бурычыбызны мәдәни кодны саклау гына түгел, ә аны үстерү, яңа исемнәр ачу, татар теле, музыкасы һәм традицияләре актуаль шәһәр мохитенең бер өлешенә әверелә торган мәйданчыклар булдыруда күрәбез. VK Fest - нәкъ менә шундый киңлек, һәм без яңадан аның бер өлеше булуыбызга шат», — дип билгеләп үтте «Идел – Идель» журналларының баш мөхәррире Рәмзия Галимова.

Узган ел редакция инициативасы белән милли мәдәният Республика яшьләре өчен әһәмиятле масштаблы фестивальнең аерылгысыз өлешенә әверелде. Музыкаль программадан тыш, мәйданда иҗади мастер-класслар, татар милли биюләре буенча ачык дәрес, шулай ук блогерлар һәм шәһәрнең танылган медиа шәхесләре катнашында яшьләр Сабан туе оештырылды.

Программа һәм катнашучыларның исемнәре алга таба игълан ителәчәк. Яңалыкларны социаль челтәрләрдә күзәтеп барыгыз.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое