«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Бәйгедә Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнаша ала.

Максаты  сәләтле яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру.

Бәйге түбәндәге категория катнашучылар арасында үткәрелә:

 

- 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар;

- 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар.

 

«Иделем акчарлагы» өч этапта үткәрелә:

I этап – 2026 елның 30 нчы сентябренә кадәр әдәби әсәрләрне кабул итү.

II этап – 2026 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү.

III этап  2026 елның ноябрь көннәрендә йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә жюри тарафыннан әсәрләре уңай бәяләнгән катнашучылар өчен иҗади мәктәп оештыру. 

Номинацияләр:

  • поэзия;

  •  проза;

  •  драма. 

гариза җибәрү өчен сылтама

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое