«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Югары уку йортларында бюджет урыннарына гаризаны 25 июльгә кадәр бирергә мөмкин

Россия югары уку йортларында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә тәмамланачак.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Абитуриентларның конкурс исемлекләрен университетлар үз сайтларында һәм Дәүләт хезмәтләре порталында 27 июльдә урнаштырачак.

Ташламалар буенча укырга керүчеләр, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук максатчан белем бирүдә катнашучылар өчен гариза тапшыру вакыты 1 августка кадәр дәвам итә. Төп конкурста катнашучы абитуриентлар 5 августка кадәр ризалык бирә алачак. Кабул итү турындагы боерыклар сайтта 3 һәм 7 августта урнаштырылачак.

Әлеге даталар арасында «тынлык көннәре» гамәлдә була – бу вакытта укырга керүчеләр яңа гаризалар тапшыра яки элек җибәрелгән документларны кире ала алмый.

Магистратурага бюджет урыннарына документлар кабул итүне тәмамлау срогын һәр югары уку йорты мөстәкыйль рәвештә билгели, әмма ул 20 августтан да соңга калмаска тиеш.

Түләүле уку өчен документларны сайлап алынган белем бирү программасына бәйсез рәвештә 20 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Конкурс исемлекләрендә үз урыныңны реаль вакытта күзәтеп барырга мөмкин. Кабул итү турында хәбәр шулай ук портал аша киләчәк.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое