Сәләт Биләр Форум 11 июльгә кадәр дәвам итә.
Быел «Сәләт» җыены 30 еллыгын, ә Сәләт форумнары 15 еллыгын билгеләп үтә. Форум Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан җыелган 800гә якын баланы берләштерә.
Смена профильле аланнарның юнәлешләрен фән, иҗат һәм сәнгать, спортны берләштергән тематик лабораторияләр форматында гамәлгә ашыра. Гадәттәгечә бу форумда Сәләтнең җәйге профильле аланнарына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша. Форумның төп үзенчәлеге – катнашучылар бары тик «Сәләт» берләшмәсенең «Раушан», «Биләр каласы», «Гайрәт», «Азнакай», «Рухият», «Саба» җәйге профильле аланнарыннан гына килә.
Форум кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар планлаштырылган. Сменаның һәр көне дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак. Смена кысаларында белем бирү сессияләренең Татарстан һәм Россиянең иң алдынгы спикерлары һәм экспертлары белән интерактив форматлары планлаштырылган.
Шулай ук форум кысаларында укытучылар, педагоглар һәм коллектив җитәкчеләре өчен «Остаз» уку-укыту программасы оештырылачак. Әлеге проектта Казан шәһәре, Татарстан Республикасы һәм күрше төбәкләрдән гомуми белем бирү оешмаларының педагоглары, укыту, тәрбия эше һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, педагогик юнәлешләрдәге югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының өлкән курс студентлары катнаша.
Сменаның бер көнендә форум территориясендә җәйге профильле аланнарда катнашучылардан тыш, Сәләт берләшмәсе активистларының гаиләләре дә җыелачак. Алар иҗади, интеллектуаль һәм спорт мәйданчыкларында «Асыл гаилә җыены» программасында катнашачак.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Нет комментариев