Казанның тиз хезмәт күрсәтү оешмаларында каһвә бер ел эчендә 18,9 процентка кыйммәтләнгән.
2026 елның июнь ае нәтиҗәләре буенча, 200 г. өчен 93,08 сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук аена караганда 18,9 процентка күбрәк, дип күренә Росстат мәгълүматларыннан.
Шул ук вакытта Татарстан буенча әлеге эчемлек 9 процентка, бер стакан каһвә – 100,53 сумга кадәр, ә Россия буенча — 9,15 процентка, 118,5 сумга кадәр кыйммәтләнгән.
Шуңа да карамастан, тиз хезмәт күрсәтү оешмаларында каһвәгә бәяләр үсеше темплары буенча Казан кайбер шәһәрләр арасында беренче урында. Чагыштыру өчен: Яшел Үзәндә бу эчемлек оешмаларда бер ел эчендә 1,07 процентка, ә Чаллыда 1,9 процентка арткан.
Нет комментариев