«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Калеб. Яңа сулыш»: Казанда татар мәдәниятенең яңа буыны тәкъдим ителә

31 нче март 18:30да Камал театрының универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак.

Чара заманча татар мәдәниятенең актуаль юнәлешен билгеләүче яшь сәнгать эшлеклеләрен тәкъдим итүгә багышлана.

«Калеб» яңа буын җыены язгы концерт тәкъдим итә. Анда яшь җырчы, композитор, шагыйрь, биюче һәм рәссамнар катнашачак. Сәхнәгә «Калеб» проектлары буенча тамашачыга таныш башкаручылар да, бу кич алар өчен дебют булачак яңа исемнәр дә чыгачак.

Тамашачылар яшь талантларның эшләрен күрә алачак, музыка, шигърият һәм хореография өлкәсендә яңа исемнәр белән танышачак.

Вокалистлардан – Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова, Алмас Хөсәенов, Рамил Әйметдинов, Элина Сафина, Динар Шәрәфетдинов, Тимур Мусин, Аделина Закирова, Руслан Габбасов, Илзирә Сираҗиева, Айгиз Хәйдәршин, Гүзәл Габбасова, Рөстәм Хөсәенов, Зәлинә Шакирова, Илүзә Вәлиуллова, Инсаф Ганибаев булачак.

Шагыйрьләр: Дания Нәгыйм, Гүзәл Закирова, Айгөл Хәбибрахманова, Адилә Әхмәтҗанова, Азат Вәлиев, Рүзәлия Шакирова, Зөләйха Камалова.

Композиторлар: Айдар Абдрахимов, Айдар Ниязов, Рузия Кәлимуллина, Рената Корнилова, Фәрхәд Бәхтияри.

Биючеләр: Камилә Галиева һәм Альбина Ногманова.

Музыкаль бизәлешне Карим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры башкара. Дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тинчурин театрының баш дирижеры Ильяс Камал.

Режиссер – Т.А.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова; сценарий авторы – Рүзәл Әхмәдиев; проект кураторы – Лилия Гәрәева.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое