23 августта Казанда Композиторлар берлегендә «Балалар балаларга ярдәм итә» хәйрия концерты була.
Чара кысаларында җыелган акчалар Анжела Вавилова исемендәге хосписка ярдәмгә юнәлдереләчәк.
Концертта яшь музыкантлар – халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары катнашачак. Программада фортепианода, скрипкада, трубада, альтта, домрада һәм кларнетта чыгышлар игълан ителгән. Музыка җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты Татьяна Малышева-Җәлил.
Концерт 17:00 гә башлана.
Чараны «Искусство жить» проекты ярдәмендә«Лайонс клуб» хәйрия фонды оештыра.
Нет комментариев