Бу хәл 20 июльдә булачак - чәкчәктән ун метрлы манара төзеп, Россиянең яңа гастрономия рекордын куярга ниятлиләр.
Шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конструкцияне «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта төзиячәкләр. Проект кондитер Ренат Әгъзамов җитәкчелегендә 70 белгеч тарафыннан тормышка ашырылачак. Рекорд куюда Татарстан пешекчеләре гильдиясе вице-президенты Илдар Такиулин ярдәм итәчәк.
Манараны ясау өчен 4,5 тонна чәкчәк кирәк булачак. Десерт әзерләүгә 2 мең килога якын он, 30 меңнән артык йомырка, 1,7 мең литр фритюр мае, 1,7 мең литрдан артык бал һәм 560 килодан артык шикәр китәчәк.
Процессны теләгән һәркем күзәтә алачак. Десерт әзерләү 10:00 дән башланачак, ә 16:00 дән кунаклар өчен рекорд теркәлү узачак мәйданчык ачылачак. Россия рекордлар гастрономия китабында рәсми теркәлгәннән соң, килүчеләр чәкчәкне татып карый алачак.
Хәтерләсәгез, 2018 елда Казанда футбол тубы формасында 4 026 кг авырлыктагы чәкчәк ясалып, рекорд куелган иде. Хәзер инде яңа чәкчәк әлеге рекордны узарга тиеш.
чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев