«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Казанда «Тау Фест» китап фестивале узачак

29 һәм 30 августта Казанда «Тау Фест» гаилә китап фестивале бишенче тапкыр узачак.

Чара шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырыла.

Төп мәйданчык — «Елмай» балалар паркы.

Фестиваль программасында 70тән артык чара каралган: китап ярминкәсе, язучылар белән очрашулар, мастер-класслар, шигырь һәм театр тамашалары, дискуссияләр һәм балалар өчен интерактивлар.

Китап ярминкәсендә 30дан артык нәшрият катнашачак. Фестиваль кунаклары арасында язучылар Дарья Донцова, Дмитрий Емец, Андрей Усачёв, Нина Дашевская һәм башка авторлар да булачак.
Фестивальне әдәби геройлар парады һәм бергәләп җырлау өчен музыкаль «Гитарник» тәмамлаячак.

 

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое