Казан кулланучылар кооперациясе форумында дөнья киносының легендаларын кабул итәчәк.
Казан 8 июльдән 10 июльгә кадәр дөньяның 30 иленнән меңләгән катнашучыларны җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк.
«Казан Экспо» мәйданчыгында «Молодежь кооперации: объединяя ресурсы для развития отрасли» кулланучылар кооперациясенең Халыкара форумы узачак. Чара Россиядә кулланучылар кооперациясенең 195 еллыгына һәм Татпотребсоюзның 110 еллыгына багышланган.
Россиянең 74 төбәгеннән һәм чит илләрдән 4 меңнән артык делегат көтелә, диелә хәбәрдә.
Хәбәр ителгәнчә, форумның төп үзенчәлекләренең берсе – дөнья киносы легендалары: «Укрощение строптивого» фильмының төп героинясы Орнелла Мути һәм «Рабыня Изаура» ериалы йолдызы Луселия Сантус белән очрашу булачак.
Нет комментариев