Трамвай һәм троллейбусның ике яңа моделе Казан маршрутларына тест режимында чыкты, дип хәбәр иттеләр шәһәр Мэриясендә.
Чиләбедә җитештерелгән түбән идәнле «71-711» трамвае – 7нче маршрутта, Ә «КАМАЗ – 62825» троллейбусы – 1нче, 5нче һәм 8нче маршрутларда эшләячәк. Тәҗрибә эксплуатациясе нәтиҗәләре буенча шәһәр хакимияте техника сатып алу мөмкинлеге турында карар кабул итәчәк.
Линиягә чыгу алдыннан яңа машиналарны Казан мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр. Аның сүзләренчә, шәһәр җәмәгать транспорты көн саен 750 меңгә якын пассажир йөртә, шуларның 140 меңе трамвай һәм троллейбуслардан файдалана. Мэр билгеләп үткәнчә, паркны яңартканда пассажирларның фикерен һәм техниканың реаль шартларда тотышы мөһим.
Ай дәвамында «Метроэлектротранс» белгечләре ике модельнең дә эксплуатация характеристикаларын бәяләячәк. Пассажирлар салоннарда урнаштырылган QR-кодлар ярдәмендә яңа транспорт эше турында бәяләмәләр калдыра алачак.
Казанның барлык трамвайлары хәзер эксплуатацияләүнең норматив срогына туры килә, әмма вагоннарның бер өлеше 1 млн км дан артык араны узган инде. Трамвайның норматив хезмәт итү вакыты – 25 ел, троллейбусныкы – 15 ел.
Нет комментариев