«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Кошларга ипи, ботка калдыклары ашатырга ярамый - штраф салынырга мөмкин

Татарстанда күпфатирлы йорт ишегалларында кошларга ипи, ботка калдыклары һәм башка ризык ашаткан өчен штраф салулары мөмкин.

Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе («Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») нигезендә кошларны ашатучыларга штраф салынырга мөмкин:

  • физик затларга — 2 меңнән 3 мең сумга кадәр;
  • вазифаи затларга — 10 меңнән 30 мең сумга кадәр;
  • юридик затларга — 100 меңнән 250 мең сумга кадәр.

Кабат хокук бозу очрагында штраф күләме арта:

  • физик затлар өчен — 3 меңнән 5 мең сумга кадәр;
  • вазифаи затлар өчен — 30 меңнән 40 мең сумга кадәр;
  • юридик затлар өчен — 250 меңнән 400 мең сумга кадәр

Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итә дип яза «Интертат».

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое