6 августтан 22 августка кадәр Яр Чаллыда «Следопыт» лагеренда «Лига Форум» XII студентлар мәгариф форумы узачак.
Чара өч сменага бүленгән, һәркайсы 5 көн дәвам итә. Быел төп идея – үз-үзеңне аңлау, сайлау һәм күрсәтү. Бу хакта журналистларга «Татар-информ» агентлыгында Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров сөйләде.
Министр сүзләренә караганда, балалар өчен идарә итү һәм лидерлык күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәчәк махсус өйрәтү программалары әзерләнәчәк.
Йомгаклау сменасына 44 илдән, шул исәптән Вьетнам, Эфиопия, Яңа Зеландия, Индонезия һәм Шри-Ланкадан студентлар киләчәк.
Нет комментариев