«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

Мәскәү базарында «Тасма» подкастының ачык съемкалары узачак

2 август 18:00 сәгатьтә Мәскәү базарында «Тасма» подкастының киләсе ачык съемкалары узачак.

Чыгарылыш кунаклары – татар мәдәнияте турындагы сәхифәләре белән танылган әтиле-кызлы Рәмис Латыйпов һәм Айгизә Латыйпова.

Подкастның алып баручысы Алсу Мансурова белән татарча блог алып бару, аудитория эзләү һәм  «татар тәрбиясе» турында сөйләшәчәкләр. 

Тамашачылар шулай ук подкаст вакытында кунакларга үз сорауларын бирә алачак. Катнашу бушлай, сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Мәскәү базарының урам өлешендә, Энергетиклар урамы яклап урнашкан беседкада очрашабыз, дип яза проектны оештыручы Алсу Мансурова.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар