Киләчәк төндә Татарстан мөселманнары Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тууына багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
Мәүлид бәйрәме ислам аеның календаре буенча Рабигыль-Әүвәл аеның 12нче көнендә билгеләп үтелә. Ай календаре буенча яңа көн кояш баегач башлануын исәпкә алына, быел Мәүлид 24нче августтан 25нче августка каршы төндә билгеләп үтеләчәк.
Бәйрәм көнендә иманлылар Пәйгамбәрне искә алып кына калмый, аның Сөннәтен үтәүдә дә тырышлык күрсәтә. Шуңа күрә мөселманнарга якын төндә сөннәт-намазларын уку, Пәйгамбәргә сәлаватлар әйтү, аның тормыш тарихын өйрәнү кебек гамәлләрне башкару тәвсия ителә.
29нчы августта Казанда Мәүлид бәйрәменә багышланган шәһәр фестивале узачак.
Нет комментариев