КФУ Идел буе федераль округының көллият студентларын һәм 9-11 сыйныф укучыларын «Милли хәзинә» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр халык иҗаты фестивалендә катнашырга чакыра.
Гариза һәм конкурс эшләре 6 майга кадәр кабул ителә, 20 майда җиңүчеләр гала-концертта бүләкләнәчәк.
Конкурс номинацияләре:
- медиа-иҗат (фото, видео, анимация)
- вокал һәм инструменталь башкару
- хореография
- мода театры (халык, стильләштерелгән, заманча костюм)
- декоратив-гамәли һәм рәсем сәнгате
– нәфис сүз
- театр сәнгате
6 майга кадәр сылтама буенча кереп теркәлергә, тиешле мәгълүматны кертергә кирәк.
Нет комментариев