Синоптиклар мәгълүматларына караганда, җомга көнне болытлы булмаячак, җил көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, көндез аның көче 12 м/с. кадәр җитәчәк.
Төнлә термометр баганалары минималь рәвештә плюс 4-9 градуска кадәр төшәчәк (көнбатышта урыны белән плюс 14 градуска кадәр), ә көндез 23-28 градус җылылык фаразлана.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан ителде, ул 16 майдан 22 майга кадәр гамәлдә булачак. Гидрометүзәктә хәбәр итүләренчә, бу көннәрдә һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-11 градуска югарырак булачак.
Нет комментариев