«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

“Проектның статусы иң югары дәүләт дәрәҗәсендә”: Татарстанда Россия-Кытай алдынгы технологияләр университеты булачак

Татарстанда “КРУТЕХ” (China-Russia University of Advanced Technologies) дигән Россия-Кытай алдынгы технологияләр университеты булачак.

Бу көннәрдә «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара форумы бара. Россия-Кытай алдынгы технологияләр университеты булдырылуы хакында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов әйтте. Ул ассызыклаганча, проектның статусы иң югары дәүләт дәрәҗәсендә. 

- Татарстан ягыннан проектның координаторы булып Казан федераль университеты тора.

Университет булдыру турындагы меморандум 2026 елның май ахырында Россия Президенты Владимир Путинның Пекинга визиты барышында имзаланган. Беренче гамәли адым буларак, консорциум имзаланачак. Анда Татарстанның әйдәп баручы техник югары уку йортлары керәчәк. Алар яңа белем бирү проектын гамәлгә кую өчен Кытайның Шаньдун провинциясе университетлары консорциумы белән берләшәчәк, – дип яза бу хакта «Ватаным Татарстан».

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое