«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Сәләт» археологлар тәрбияли башлый

Ел саен Биләрдә «Сәләт» форумнары үтә. Быел форумның беренче сменасына 800 бала килгән.

Балаларны татар теле, мәдәнияте һәм тарих белән дә таныштыралар. Быел тарихны өйрәнү яңа дәрәҗәдә бара. Балар «Изге җирдә»* археологик казу эшләре алып бара.

*Биләрдә «Хуҗалар тавы», «Изге чишмә» комплекслары бар. «Хуҗалар тавы» — 9-10 гасырлардан ук изге җир булып саналган. «Изге чишмә» суы шифалы дип санала.

Яңа фәнни-белем бирү проекты «Биләр. Тамырлар» дип атала. Ул Тыюлык териториясендә быел беренче мәртәбә уза. Төп юнәлешләрнең берсе - археологик лаборатория. Төрле яшьтәге балалар яңа һөнәр үзләштерә, алар профессиональ тарихчы һәм археологлардан белем алып, казу эшләре алып баралар. Казу эшләре А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының әйдәп баручы галимнәре белән берлектә оештырыла. 

10 - 15 яшьтәге балаларның инде беренче табылдыклары да бар - борынгы балчык чүлмәк вакытлары, аларның төрләре, төрле хайван сөякләре һәм башкалар табыла. Табылган әйберләрне балалар остазлары күзәтүе асытында өйрәнә һәм дөрес итеп терки. 

«Беренче табылдыкларны тапкач, балалар бу лаборатория белән тагын да җанланып китте. Аларда азарт һәм ярышу хисе барлыкка килде. Алар үз эшләре белән горурланып, мактанып сөйлиләр», - дип сөйләде әлеге проектның әйдәп баручысы һәм медиа-белгече Аделина Ибәтуллина.

Биләр шәһәре чыннан да гаҗәеп һәм кызыклы тарихка ия. Ул урта гасырлар чоры шәһәре, Идел буе Болгары дәүләтенең башкаласы булган.Күп тарихчылар фикеренчә, 922 елда ислам дине Болгарда түгел, Биләрдә кабул ителгән. Биләр шәһәре Европаның иң зур шәһәрләреннән зуррак була. Хәтта борынгы Киев белән Лондон да Биләрдән кечерәк булганнар. 

12-13 гасырларда Биләрдә 70-100 меңләп кеше яшәгән. Халыкның төп өлешен сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр тәшкил иткән. Биләр шәһәрчеге территориясендә табылган иң соңыннан сугылган тәңкә 1431 елга карый. 

Бүгенге көндә әлеге җирләр әле тулысы белән өйрәнелмәгән, археологик эзләнү эшләре әле һаман да алып барыла, тарихның яңа серләре ачыла. Ә «Сәләт»кә килгән балалар быел үз тарихларын дәреслекләр аша түгел, тотып карап өйрәнә ала.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое