«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Салих Сәйдәш музеенда «Винил атналыгы» узачак

«Винил атналыгы» – SäydäşART фестивале кысаларында узган чираттагы чара – төрле буын музыка сөючеләрен берләштерәчәк, сирәк язмаларны тыңлау, аралашу һәм татар музыкасы мирасы белән танышу өчен үзенчәлекле мәйданчык булачак

13-19 июльдә Казанның Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеенда «Винил атналыгы» узачак. Атналык кысаларында винил мәдәниятенә, татар музыкасы тарихына һәм XX гасырның музыкаль мирасына багышланган лекцияләр, иҗади очрашулар, перформанслар һәм музыкаль кичәләр оештырыла.

Проект кунакларга сирәк яңгырашлы винил язмаларын тыңларга, легендар пластинкалар тарихы белән танышырга, татар музыкасының аз билгеле сәхифәләрен ачарга һәм композитор Салих Сәйдәшев иҗатына яңача карарга мөмкинлек бирә. Атна дәвамында музыкантлар, коллекционерлар һәм мәдәният белгечләре катнашында очрашулар, шулай ук интерактив кичәләр үткәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

  • 13 июльдә 18:30 сәгатьтә «ТАССР Дәүләт ансамбле. Сагынулар» дип исемләнгән кичә була. Татарстанның легендар Җыр һәм бию дәүләт ансамбле үткән заман тавышлары белән яңгыраячак. Без күрмәгән үткәннең күңелдә калган сагынуларын бергәләп барларбыз. Куратор - Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова.
  • 14 июльдә 18:30 сәгатьтә «Сыек винил» кичәсе уздырыла. «Миньон» пластинкалары һәм сыгылмалы пластинкалар: иң үзенчәлекле музыка белән иң гадәти булмаган тавыш яздыру җайланмалары аша танышырбыз. Куратор - Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее фәнни хезмәткәре, проект авторы Айдар Ниязов.
  • 15 июльдә 18:30 сәгатьтә «Шүрәле. Балачактан килгән олылар тарихы» кичәсе оештырыла. Татар балет сәнгатенең даһи әсәре. Элек игътибар итмәгән мәгънәләр турында сөйләшү. Куратор - Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Александра Елагина.
  • 16 июльдә 18:30 сәгатьтә «ГрамПерформанс» кичәсе була. Грампластинкалар яңгырашына корылган хореографик перформанс. Куратор - Габдулла Кариев исемендәге КАазан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы, биюче Альбина Ногманова.
  • 17 июльдә 18:30 сәгатьтә «Сәйдәшевтә кунакта: музыка, дуслык һәм мәхәббәт» кичәсе уздырыла. Дресс-код, чәй табыны һәм вальсны үз эченә алган иммерсив кичә. Кураторлар - стилист Исмәгыйль Сафиуллов һәм чаралар оештыручы Зарина Азимова.
  • 18 июльдә 18:30 сәгатьтә «Әти-әниләребезнең 90нчы еллары» дип исемләнгән кичә уздырыла. Стриминг сервислары булмаган чорда өйләрдә нинди музыка яңгыраган? Җырчы Elina берничә буын дәвамында тупланган җылы атмосфералы винил коллекциясен тәкъдим итәчәк. Куратор — җырчы Элина Ситдыйкова.
  • 19 июльдә 20:30 сәгатьтә - «Ретро-дискотека». Дөньяның төрле почмакларыннан вокаль-инструменталь ансамбльләр башкаруындагы хитларга кушылып бию. Кояш баешы, мохито һәм винил мохите. Куратор — Татар хор түгәрәгенең хормейстеры Ләйсән Миңлебай.

Биш-ун кешелек төркемнәр өчен алдан язылу буенча: кул астындагы материаллардан винил уйнаткыч ясау буенча мастер-класс була.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое